+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 гыйнвар 2020, 10:29

Өченче балаң бармы? Акча ал!

Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты үзенең нәтиҗәләрен бирә. Хәзер күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме арта. Аеырым алганда, быелдан башлап 2017 елның 31 гыйнварыннан соң туган өченче һәм аннан соңгы сабыйлар өчен айлык түләүләр тәртибе үзгәрә.

Мондый ярдәмне балага өч яшь тулганчы алырга мөмкин. Иң мөһиме – гаиләдәге һәр кеше башына килгән уртача керем хезмәткә сәләтлеләр өчен ике яшәү минимумыннан, ягъни 20 мең 868 сумнан артмаска тиеш. Мисал китереп үтик: биш кешелек гаилә (ата-ана һәм өч бала) барлыгы 104 340 сумнан артык керемгә ия булмаса гына әлеге ярдәмгә дәгъва итә ала. Бүгенге көндә Башкортстанда хезмәт яшендәгеләр өчен яшәү минимумы 10 434 сум тәшкил итә.
Әгәр гаилә шушы таләпләргә җавап бирә икән, ул өченче һәм аннан соң туган һәр бала өчен 9 мең 723 сум күләмендә дәүләт ярдәме алырга хокуклы. Моның өчен бәхетле ата-аналарга урындагы халыкны социаль яклау оешмаларына барып, гариза тапшырырга кирәк.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/chenche-bala-barmi-Akcha-al-66762/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: