+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 гыйнвар 2020, 10:56

Табиблар районнарга чыга

Башкортстанда 2020 елга күчмә бригадаларының эш графигы расланган.

Белгечләр консультацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен республиканың ерак почмакларына чыгачак. "Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында уза. Исемлектә Башкортстанның 11 районы күрсәтелгән. Тар белгечлек табиблары Октябрьский, Сибай, Салават, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Агыйдел кебек шәһәрләрдә булачак. Күчмә бригада шулай ук Учалы, Яңавыл, Дәүләкән, Благовещенск районнарында эшләячәк.
Күчмә бригаданың тулы графигы:
— 13-17 гыйнварда бригада Октябрьский шәһәрендә
— 19-25 гыйнвар көннәрендә Сибай шәһәрендә;
— 27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Салават шәһәрендә;
— 3-7 февраль көннәрендә Стәрлетамак шәһәренең 1нче клиник дәваханәсендә;
— 10-14 февраль көннәрендә Нефтекама шәһәрендә;
—17-21 февраль көннәрендә Агыйдел шәһәрендә;
— 23-29 февраль көннәрендә Туймазы районында;
— 1-7 март көннәрендә Учалы районында;
— 9-13 март көннәрендә Яңавыл районында;
— 16-20 март көннәрендә Дәүләкән районында;
— 23-27 март көннәрендә Благовещен районында.
Табиблар бригадалары эшендә беренче тапкыр “Ана һәм бала” клиник госпиталенең белгечләре катнаша. Узган ел "Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе барышында табиблар 10 меңнән артык авыру ачыклаган.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Tabiblar-rayonnarga-chiga-73587/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: