+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 гыйнвар 2020, 10:36

Чыршылар халыкка ике тапкыр хезмәт итә!

Уфада 11, 12, 18, 19 гыйнвар көннәрендә Яңа ел чыршыларын кабат эшкәртүгә җыю өчен тәгаенләнгән 26 стационар мәйданчык эшләде. Әлеге эш Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.

Кабаттан эшкәртүгә кулланылышта булган 3 меңнән артык чыршы җыелды. Бу эштә Уфаның Ленин һәм Дим районнарында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтте. Аларның тырышлыгы белән бер меңнән артык чыршы тупланды. Дим районында, гомумән, күчмә “Чыршымобиль” эшләде.
Чыршылар Уфаның “Горзеленхоз” бюджет учреждениесендә һәм “Кроношпан” заводында кабат эшкәртү үтеп, йомычкага әйләндерелде. Соңрак алар республиканың урман питомникларында туфракны туендыручы ашлама буларак файдаланылачак.
Шулай итеп, Яңа ел чыршылары быел халыкка ике тапкыр хезмәт итәчәк: башта – шәһәргә бәйрәм рухы өстәүче бизәк булып, соңрак – ашлама сыйфатында.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Chirshilar-halikka-ike-tapkir-hezm-t-it-84795/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: