+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 гыйнвар 2020, 10:55

Иске чүпкә - яңа контейнер

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Чиста ил" төбәк проекты уңышлы эшли.

Аның кысаларында Башкортстан башкаласында чүп контейнерларын алыштыру бара.
1100 литр күләмендәге күчмә пластик евроконтейнерлар Уфага Түбән Камадагы «Ай-Пласт» заводыннан китерелде. 660 данәдән торган беренче партия башкалада урнаштырылды да инде.
- Уфада 13 меңнән артык чүп контейнеры бар. Күпчелеге үз ресурсын күптән үтәгән һәм алыштыруга мохтаҗ. Контейнер паркын яңарту халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга һәм «Экология» гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы предприятиесенең матбугат хезмәткәре Андрей Яматин.
Тиздән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы 2000 данә евроконтейнер алачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Iske-ch-pk--ya-a-kontreyner-85671/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: