+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 гыйнвар 2020, 10:55

Кыргыз-Миякәдә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләчәк

Радий Хәбиров объектларны бу елда проектлый башларга кушты.

Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякә авылының “Южный” бистәсендә 80 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 60 урынлык балалар бакчасы төзеләчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, урындагы халык белән аралашканнан соң, 2021 елда белем бирү учреждениеләрен төзи башлау өчен объектларны бу елда проектлый башларга кушты. Билгеле булуынча, республикада мәгариф оешмалары Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы төзелә.


Кыргыз-Миякә авылы халкы төбәк Башлыгына рәхмәт белдерде, әлеге бистәдә балалы гаиләләр күп булуы һәм балалар мәйданчыгы кирәклеге турында да әйттеләр. Радий Хәбиров биредә, һичшиксез, заманча балалар мәйданчыгы төзеләчәген ышандырды.


"Южный" бистәсендә барлыгы 777 участок, 700 участок бүлеп бирелгән, шул исәптән 550 — ташламалы категория гражданнарга. 150 йорт төзелгән дә инде. Су белән тәэмин итү системасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Электр белән тәэмин итү челтәрләре төзелеше бара. Быел монда газүткәргеч тә барлыкка киләчәк. Объектның гомум озынлыгы — 20,7 километр. Смета бәясе — 22,8 миллион сум. Бүгенге көнгә 7,4 километр газ челтәре төзелгән.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин



Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас: