-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 гыйнвар 2020, 10:45

“Миякә балыгы” дигән даны бар

28 гыйнвар көнне Республика Башлыгы Радий Хәбиров Миякә районына сәфәре барышында компания эшчәнлеге белән якыннан танышты.

Компаниягә 1993 елда нигез салынган. Ул балык һәм диңгез продуктларын ыслау, тозлау, филе эшләү һәм балыкны туң килеш сату белән шөгыльләнә. Бүген монда 30га якын ысланган һәм 40ка якын тозланган продукция җитештерелә. Моңардан тыш, компания 100гә якын төр туңдырылган балык та сата. Компаниядә 42 хезмәткәр эшли, уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә.


Радий Хәбиров компаниянең сәүдә челтәрләре белән ничек эшләве, продукциянең ничек сатылуы белән кызыксынды.


Компаниянең сәүдә нокталары буенча балык ташый торган үз транспорты бар. Продукцияне төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре киштәләрендә табарга мөмкин.


Балыкны дөньяның төрле нокталарыннан кайтаралар. Аерып әйткәндә- Калининград, Камчатка, Исландия, Кытай, Норвегия, Аргентина һәм башка күп кенә илләр. Балык ыслау өчен агач йомычкасын Краснодар краеннан фуралар белән ташыйлар.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: