«Бер тапкыр түләнә торган түләү күләме агымдагы елда укытучы әзерләгән чыгарылыш сыйныф укучыларының санына бәйле түгел, һәр укучы өчен 50 мең сум күләмендә билгеләнә. Алдагы елларда әлеге түләүне алуга карамастан ул укытучыга һәр елны билгеләнәчәк",- дип ачыклык кертелә документ проектында. Премия түләүләре Башкортстан бюджетыннан бүленәчәк. Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның уңышлары өчен педагогларны бүләкләү турындагы документ проекты әлегесе вакытта гамәлгә кертүгә әзерләнә.