+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 гыйнвар 2020, 10:41

“Урал батыр” эпосы 30 телдә яңгырады

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

Уфада унынчы тапкыр «Урал-батыр» башкорт халык эпосын Русия Федерациясе һәм дөнья халыклары телләрендә яшь сөйләүчеләр һәм башкаручыларның халыкара конкурсы булды. Бу чара ЮНЕСКОның “Дөнья халыклары эпослары” проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурс өченче ел рәттән халыкара статусында уза һәм “Урал-батыр” башкорт халык эпосы – кешелек байлыгы” дип атала.
Конкурста Башкортстан шәһәрләре һәм районнары, Русия төбәкләре, Германия, Израиль, Һиндстан, Украина, Франция һәм башка илләрдән 500дән артык кеше катнашты. Катнашучылар аны дөньяның 30дан артык телендә - башкорт, урыс, лезгин, мари, татар, удмурт, чуаш, әзәрбайҗан, инглиз, гарәп (Сүрия диалекты), әрмән, иврит, испан, итальян, кыргыз, кытай, алман, поляк, төрек, украин, француз һәм башка телләрендә тәкъдим итте.
Конкурс номинацияләре арасында “Урал-батыр” эпосын төрле телләрдә уку гына түгел, ә дөнья халыкларының башка эпослары геройларының мотивлары һәм батырлыклары буенча уеннар эшләү һәм презентацияләү дә бар. Тәкъдим ителгән “Халык хореографиясе”, “Вокал һәм башкару осталыгы” номинацияләре беренче тапкыр катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Читтән торып (видеороликлар) халык җырлары, биюләре һәм халык иҗатының инструменталь әсәрләре тәкъдим ителде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ural-batir-eposi-30-teld-ya-giradi-98044/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: