+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 гыйнвар 2020, 18:13

Чик буенда гадәттән тыш хәл

Русия-Кытай чигендә урнашкан Забайкальский поселогында гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Башкача булмый, чөнки биредә халыкара автомобильләр үткәрү пункты урнашкан.




Кытайда чыккан яңа төр коронавирустан сакланып, безнең ил хөкүмәте бүген Ерак Көнчыгышта Кытай белән чикне япты. Гадәттән тыш хәл, В.Путинның май указларына ярашлы игълан ителгән "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында безнең кешеләрнең хәвефсезлеген хәстәрләп игълан ителде.




Кытайда бу авырудан 200дән артык кеше вафат булган. Вирус Кытайның барлык 23 провинциясенә барып җиткән. Дөнья буенча тугыз мең кеше зарарланган, ди.


Ерак Көнчыгышта чикне ябу турында карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.


Башка пунктларда карантин шартлары гамәлгә кертелде. Байкал аръягы краенда Забайкальск—Маньчжурия тимер юлы һәм Забайкальск—Маньчжурия, Староцурухайтуй—Хэйшаньтоу, Олочи—Шивэй автомобиль юллары урнашкан.



Фото: yandex.ru
Читайте нас: