+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 гыйнвар 2020, 10:55

Максатлы укуга квоталар арттырыла

РФ президенты Владимир Путин Русия хөкүмәтенә “Дәвалау эше” һәм “Педиатрия” белгечлекләре буенча максатлы укырга кабул итү квоталарын ел саен булдыруны тәэмин итәргә кушты.

“Югары белем бирүнең “Дәвалау эше” һәм “Педиатрия” белгечлекләре буенча специалитет программалары кебек шуңа ярашлы 70 һәм 75 процент күләмендә, һәм шулай ук дефицит белгечлекләр буенча 100 процентка кадәрле ординатура программасына укырга кабул итүнең һәр еллык квотасын билгеләүне тәэмин итәргә”,—диелә президент белдерүендә.


Боерыкның үтәлеше турындагы доклад 2020 елның 1 октябренә кадәр әзер булырга тиеш. Арытаба — ел саен.


Моннан тыш, Путинның карарлары арасында психотроп матдәләрне кертү тәртибен раслау буенча да бурыч бар. Ул 2020 елның 1 мартына кадәр үтәлергә тиеш. Президент шулай ук хөкүмәткә дарулар, медицина эшләнмәләре һәм сәламәт туклану продуктлары буенча ташламага хокукы булган гражданнарның бердәм исемлеген раслауны да йөкләтте. Владимир Путин шулай ук ана капиталы турындагы законны 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтырга кушты.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Чыганак: Известия.

Фото: nashkray31.ru
Читайте нас: