+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 гыйнвар 2020, 10:31

Сөт заводында тренинг үтте

“Уфагормолзавод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Русия Президентының “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектында катнаша. Аның хезмәткәрләре өчен Башкортстанда Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр үзәге белгечләре чираттагы тренинг үткәрде.

Очрашу барышында үзәк вәкилләре гомумдәүләт проектының максатлары һәм бурычлары, анда катнашу механизмнары, шулай ук проектның төп этаплары һәм гамәлгә ашыру вакыты турында фикер алыштылар.
Соңыннан “Сакчыл җитештерү нигезләре” темасына тренинг үткәрелде. Эшлекле уен барышында катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлегенә, шулай ук җитештерү һәм җиһазлар эшләү технологияләренә йогынты ясаучы факторларны ачыкладылар һәм бу өлкәдә югалтуларга китерүче сәбәпләрне бетерделәр. Проблемаларның төп сәбәпләрен билгеләргә һәм аларга каршы чаралар күрергә өйрәнделәр. Теоретик белемнәр гамәли эш белән дә ныгытылды.
"Гомумдәүләт проектында катнашу безгә коллективның эшчәнлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге тренинг барышында без бер команда булып эшләргә һәм югалтуларга юл куймаска өйрәндек", – дип билгеләде "Уфагормолзавод" ҖЧҖ директорының персонал буенча урынбасары Лола Бакиева.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/S-t-zavodinda-trening-tte-99882/
Читайте нас: