+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 февраль 2020, 11:24

Миловкада мәктәп һәм балалар бакчасы булачак

Владимир Путинның май указын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстаның Уфа районындагы “Миловка паркы” микрорайоны территориясендә мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.

Объектның заказчысы - Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе.


180 урынлык балалар бакчасында төзелеш-монтаж эшләрен 2020 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. 1225 урынлык мәктәпне 2021 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә тиешләр.


Миловка авылы Башкортстанның иң зур мәктәпле икенче торак пункты булачак. Беренче тапкыр мондый объект Стәрлетамак шәһәрендә тормышка ашырылган иде. Мәктәпнең гомум мәйданы – 18 мең квадрат метр. Дүрт катлы бинада 495 урынлык актлар залы һәм 420 урынлык ашханә булачак. Спорт залларында инвентарь, киенү-чишенү, душ, тренер, чаңгы саклау бүлмәләре дә каралган. Медицина блогы берничә кабинеттан торачак.


Ике катлы балалар бакчасының мәйданы - дүрт мең квадрат метрдан артык. Анда заманча балалар мәйданчыклары да булачак.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: