+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 февраль 2020, 11:22

Уфада күпкатлы йортлар арта

Уфада ДОМ.РФ банкы проект финанславы исәбенә яңа торак комплексы төзеләчәк.

Дүрт секциядән торган күпкатлы йортларның гомум мәйданы 79,5 мең квадрат метр. Әлеге объектның төзелешенә Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыручы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты булышлык итә.


Торак комплексы башкаланың Совет районында, Октябрьнең 50 еллыгы урамында, ягъни “Тиньков холл” (элекке “Огни Уфы”) янында урнаша. Проектта якын-тирә мәйданны төзекләндерү дә, балалар һәм спорт мәйданнары, балалар бакчасы, паркинг булдыру да каралган. Әлеге йортны кулланышка тапшыру 2022 елның сентябренә планлаштырылган.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Чыганак: mgazeta.com

Фото: bash.news
Читайте нас: