+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 февраль 2020, 11:01

Эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәле булсын

Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин инвестицияләр һәм эшкуарлык шартларын яхшырту буенча проект офисы утырышын үткәрде.

Чарада республиканың башкарма хакимият органнары, төбәк үсеш институтлары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, эшлекле берләшмәләр һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.


Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру белән бәйле проблемалар турында фикер алышу булды. Тарифлар буенча комитет рәисе Светлана Бурдюк җылылык энергиясен тапшыруга тарифларны билгеләү федераль закон нормалары, методик күрсәтмәләр нигезендә катгый гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте.


Җылылык белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә чыгымнарны күзаллаганда, шулай ук җылылык энергиясен тапшыру буенча чит оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтүгә бәйле чыгымнарны кертү мөмкинлеге дә каралган.


Русия Хөкүмәтенең 2018 елның 5 июлендәге 787 санлы карары белән мөрәҗәгать итүченең (төзүче) башкаручысына (җылылык белән тәэмин итүче оешмага) килешүдә билгеләнгән эшләр башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән бурычы, шулай ук башкаручының килешүдә билгеләнгән эшләрне башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән эшләрне кабул итү һәм мондый объектка билгеләнгән тәртиптә милек хокукын рәсмиләштерү бурычы каралган.


Мәсьәләне карау йомгаклары буенча Александр Сидякин Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына һәм Уфа шәһәре хакимиятенә йорт салучылар өчен җылылык белән тәэмин итү объектын файдалануга тапшыру өлешендә техник шартларга тәкъдимнәр кертү мәсьәләсен карарга кушты.


Арытаба утырышта эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча халыкара лагерь булдыру концепциясе турында фикер алышу булды.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин





Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: