+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 февраль 2020, 10:40

Вузларны кадрлар белән тәэмин итү өчен яңа программалар кирәк

Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Советы Президиумының һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф Советының киңәйтелгән уртак утырышында, илнең үсеше нәтиҗәлерәк булсын өчен, төбәкләрнең кадрлар потенциалын яхшырту бик мөһим дип белдерде.

Ул фән, мәгариф мәсьәләләре теләсә кайсы дәүләт,шулай ук Русия өчен, бигрәк тә илнең киләчәге өчен бик мөһим", - дип ышаныч белдерде.


Академик мобильлекнең яңа программалары Русиядә кирәк, алар төбәк югары уку йортларын һәм фәнни үзәкләрне кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный "Талант һәм уңыш" мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева.




“Фәнни һәм педагогик кадрларны җәлеп итү өчен башкаладан төбәкләргә академик мобильлекнең яңа программасы, яшь тикшеренүчеләрнең һәм укытучыларның әйдәп баручы һәм чит ил вузларында стажировка узу программалары кирәк", - диде Шмелева.Төбәкләрдә үзара хезмәттәшлек өчен урыннар булдырырга, аларның иҗтимагый башлангычларына ярдәм итәргә кирәк. Шул очракта гына илнең киләчәген формалаштыру мөмкинлеге барлыкка килә", - дип саный Шмелева.




Узган елның май аенда В.Путинның май указларына ярашлы булдырылган "Фән" милли проекты бурычларының берсе – Русиядә дөньякүләм дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге челтәрен булдыру.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин



Чыганак: futurerussia.gov.ru

Фото: newsore
Читайте нас: