+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 март 2020, 11:25

Премьера карарга берни дә комачауламады

Уфа “Нур” татар дәүләт театры И. Абдуллинның пьесасы буенча премьера күрсәтте.

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла. Бу юлы "Нур" театры әлеге проект кысыларында танылган драматург Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасын сәхнәләштергән.

— Белүегезчә, пьеса геройларның очрашуы белән башлана. Инде шактый гомер үтеп, яшьләре өлкәнәйгән, ир узаманы булган дуслар күрешә һәм яшьлекләрен сагынып искә ала. Шуңа күрә, безнең спектакль аклы-каралы төсләрдә, дисәм дә була. Дөресрәге, костюмнарда, сәхнә бизәлешендә чагу төсләр юк. Чөнки кеше үткәнен хәтерләгәндә ниндидер аерым детальләрне генә чагу төсләр белән исенә төшерә.

Шушы спектакль аша безнең әлеге яшь буынның ата-бабаларының нинди идеаллар белән яшәгәннәрен күрсәтәсебез килде. Әлеге замандагы кебек муллыкта яшәмәсәләр дә, аларның күңелләрендәге максатларда мал җыю, баю беренче урынга чыкмаган. Ул заман кешеләренең күңеле саф, үзара мөнәсәбәтләр ышанычлы, ныклы. "Дуслык" төшенчәсен югары дәрәҗәгә күтәреп яшиләр, тырышып эшлиләр. Гомүмән, бу спектакль хыялларга бирелгән, якты, гүзәл хатирәләргә бай, кеше гомер буе сагынган яшьлек турында, — диде спектакльнең режиссеры Байрас Ибраһимов.

Республикада коронавируска каршы көчәйтелгән әзерлек режимы аркасында барлык тамашачылар да бу премьераны күрә алмады. Ә инде театрга килгән тамашачыларның һәрберсенең тән температурасын үлчәп, кулларын зарарсызландыру сыекчасы белән эшкәрткәч кенә залга керттеләр. Театрның бина эчен җыештыру да махсус режимда башкарылды. Шулай итеп, сәламәтлек өчен борчылмыйча, күтәренке кәеф белән премьера карарга насыйп булды.

Фото: teatrnur.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Premera-kararga-berni-d-komachaulamadi-179614/

Читайте нас: