+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2020, 10:40

Балалар техника белән кызыксына

Кичә республика Хөкүмәте Президиумы утырышында "Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгерешләр кертелде.

– "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында без барлык юнәлешләрдәге өстәмә гомум үсеш программаларын гамәлгә ашыру өчен төрле типтагы мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыруга шәһәр һәм районнарга субсидияләр бирү һәм бүлү тәртибен әзерләдек, – дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Быел бу максатларга - 30 миллион сум тирәсе, киләсе елда тагын 75,9 миллион сум бүленәчәк.

Шул ук вакытта мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының өстәмә белем бирүнең техник төрләре белән кызыксынуы да исәпкә алынды. Шуңа күрә гамәли инженер-техник белгечлекләргә акчаларның яртысын диярлек юнәлтү планлаштырыла.

Президиум утырышында "Башкортстан Республикасында юстицияне үстерү" дәүләт программасы эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.

– Безнең министрлыкларның һәм ведомстволарның максатлы эш күрсәткечләре эшне "начарайтуга" китерергә тиеш түгел, – дип нәтиҗә ясады беренче вице-премьер Андрей Назаров. - Көн саен без Хөкүмәт эшендә барлык күрсәткечләрне яхшыртуга гына ирешергә тиеш.

Фото: gazeta.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar-tehnika-bel-n-kiziksina-182671/
Читайте нас: