-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2020, 10:20

Янгын сүндерә беләбезме?

Башкортстанда урман янгыннарын сүндерү буенча зона ярышлары башланды. Өйрәнүләр 11 марттан 10 апрельгә кадәр барачак.

Чаралар быелгы янгын хәвефсезлеге сезонына әзерлек максатларында үткәрелә һәм биш урманчылык территориясендә узачак. Беренче булып зона өйрәнүләре Әлшәй урманчылыгының Аксен авылы янындагы урман кварталында узды. Сценарий буенча, табигый янгын 0,2 гектар мәйданны колачлады. Бу хакта хәбәр Әлшәй урманчылыгына һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә оператив рәвештә тапшырылды. 48 кешедән һәм тугыз берәмлек техникадан торган төркем каза урынына килеп җитүгә янгынны сүндерүгә кереште. Өйрәнүләрдә Әлшәй, Бәләбәй, Иглин, Гафури, Стәрлетамак, Макар һәм Туймазы урман хуҗалыклары вәкилләре, «Бәләбәй» Урман янгын станциясенең Шафран участогы көчләре һәм чаралары, шулай ук 62нче янгын часте бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Катнашучылар куелган бурычны югары әзерлектә башкарып чыкты. Шундый ук укулар Әбҗәлил, Аскын, Күгәрчен һәм Салават урманчылыкларында да узачак. Әлеге чаралар "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә. Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yangin-s-nder-bel-bezme-183007/

Читайте нас: