+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 март 2020, 11:05

Бер миллион сум грант аласың киләме?

Авылга эшкә кайткан 55 укытучы берәр миллион сум күләмендә акча алачак. Бигрәк тә математиклар дефицит. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә, аларны ничек һәм кая тапшырырга? Җавап – сайтта.

Бер миллион грант аласың киләме?
Авылга эшкә кайткан 55 укытучы берәр миллион сум күләмендә акча алачак. Бигрәк тә математиклар дефицит. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә, аларны ничек һәм кая тапшырырга? Җавап – сайтта.
"Авыл укытучысы (Земский учитель)" максатлы программасы Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә куела һәм мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, авыл укытучыларына ярдәм итү максатын күзаллый.
Республикада 2020 елда авылларга, халкы 50 меңгә кадәр булган кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы 55 укытучы бер миллион сум күләмендә акча алачак. Моның өчен конкурстан үтү һәм мәктәп белән биш еллык хезмәт килешүе төзергә кирәк булачак.
Шулай ук дәгъвачының билгеле бер таләпләргә, югары белем һөнәри стандартларына туры килүе шарт. Конкурста катнашучыларның яше чикләнгән – 50 яшькә кадәр.
Программага кертелгән вакантлы вазыйфалар исемлеге БР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында (https://education.bashkortostan.ru/documents/active/264601/), программаның федераль порталында китерелгән.
Программаның төбәк операторы – Мәгарифне үстерү институты. Оешма гаризаларны түбәндәге тәртиптә кабул итә:
1) электрон рәвештә нотариаль расланган күчермәләре – электрон почта адресына: [email protected]
2) кәгазьдә – Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120, 204 кабинетта.
Гаризалар 2020 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 987 58 45 776.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Ber-million-sum-grant-alasi-kil-me-181993/
Читайте нас: