+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 16:55

Күмертау дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикабыз дәваханәләренә яңа җиһазлар кайту дәвам итә.

Күмертау үзәк шәһәр дәваханәсенә ике яңа "Armed 7D" хирургия җиһазы кайтты. Аларның гомум хакы 42 мең сумнан артык.

Бу аппаратлар балаларга паллиатив ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларын җиһазлар белән тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында кайтарылган.

Хирургия суыргычы – дәвалу учреждениесенең арсеналында мотлак булырга тиешле җиһаз. Ул организмнан артык
яисә комачаулаучы сыекчаларны, газларны, тукыма кисәкләрен чыгару өчен тәгаенләнгән. Мәсәлән, аны наркоз вакытында тын юлларыннан лайланы суырту өчен кулланалар.

Авыруда ютәл рефлексы булмаганда яисә тын алу параличында да кулланырга мөмкин. Шулай ук хирургия суыргычын тын юлларын чистарту, яраларны эшкәртү өчен дә кулланырга була.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан


Автор: Ләйсән Якупова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/K-mertau-d-vahan-sen-ya-a-i-azlar-kaytti-188001/
Читайте нас: