+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 16:45

Кардиоүзәктә уникаль операция башкарылды

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә кайтарылган заманча җиһазлар белән катлаулы операцияләр башкарыла.

Мәсәлән, Республика кардиология үзәгендә йөрәктә протез фистуласын ябу буенча уникаль операция башкарылды. Бу катлаулы операция өч сәгатьтән артык барган. Башкортстан белгечләренә онлайн-режимда Италия профессоры Эустахио Онорато консультация үткәргән.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, пациент күрше төбәктән, аны озак вакыт һава җитмәү һәм баш әйләнү борчыган. Төрле вакытларда ул башка үзәкләрдә клапан протезлавын һәм шунтлаштыру буенча операцияләр үткәргән, ләкин операциядән соң фистула калган, ул уңайсызлык китергән. Ахыр чиктә пациент, ярдәм сорап, безнең Республика кардиоүзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Кардиоүзәктә бу патологиянең сирәк очрый торган булуын һәм мондый операциянең инде өченче тапкыр башкарылуын билгелиләр. Быел янә биш шундый операция эшләргә исәп тоталар.

Фото: rkdb.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kardio-z-kt-unikal-operatsiya-bashkarildi-188079/

Читайте нас: