+19 °С
Облачно
Милли проектлар
27 Марта 2020, 12:15

Сәламәт елмаюлары белән куандырачаклар

20 мартта, Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көнендә, республика мәктәпләрендә "Взлетай!" мәгариф проектының "Сәламәт елмаю" модуленең мәктәп стоматология кабинетлары ачылды.

Әлеге модуль Кыргыз-Миякә авылының М.Абдуллин исемендәге 1 санлы урта мәктәптә уңышлы эшли башлады. Стоматология кабинетының ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов, мәгариф бүлеге начальнигы Хәниф Мусин, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Миякә район үзәк дәваханәсе теш табибы Зифа Гомәрова кабул итә. Барлык укучылар да профилактика тикшеренүе үтә һәм күрсәтмәләр буенча кирәкле дәвалау ала.
Читайте нас