+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 11:55

Урманнарны саклауга - 6,6 миллиард сум!

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру өчен быел 6,6 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта “Рослесхоз” җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов Мәскәүдә БМО вәкиллегендә үткән матбугат конференциясендә белдерде.

“Быел проект чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджет акчалары исәбеннән 6,6 миллиард сумнан артык күләмдә финанслау каралган. Бу санга түбәндәге чыгымнар керә: урманнарны тергезү мәйданнарын арттыру чараларына - 2,4, урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга - 3,2 миллиард сум, урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сатып алуга - 650, агач орлыклары запасын формалаштыруга - 41, урманнарны тергезү фондын инвентарьлаштыруга - 317 миллион сумнан артык”, - диде Михаил Клинов.

Аның сүзләренә караганда, быел “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Рослесхоз” түбәндәге күрсәткечләргә ирешергә тиеш: урманнарны тергезү мәйданнары кимендә 1,1 миллион гектар тәшкил итәргә тиеш.

Урман үсемлекләре орлыкларының формалашкан запасы - 243 тонна, үсентеләр саны - 698 миллион данә. Шулай ук, төбәкләр өчен урман хуҗалыгы техникасы һәм җайланмаларын мең берәмлектән артык сатып алу планлаштырыла.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Urmannarni-saklauga-6-6-milliard-sum-185730/

Читайте нас: