+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2020, 10:50

Биш капчык поши ите табылган...

Ә сунар чоры ябылды... 26 мартта, якынча 17.30 сәгатьтә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлеккә ату тавышлары ишетелүе турында хәбәр килгән. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының дәүләт аучылык инспекторы Аяз Килмәтов полиция хезмәткәрләре белән берлектә кыргый хайван ите белән 5 капчык таба.

Тиздән бу урыннан ерак та түгел браконьерлар тоткарланган, алар законсыз рәвештә поши аткан булган. Килмәтов аңлатканча, бүгенге көнгә ау сезоны ябык, Краснокама районында поши аулауга рөхсәт бирелмәгән. Тоткарлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомство белгечләре тарафыннан хайваннар дөньясына китерелгән зыян 400 мең сум күләмендә бәяләнгән. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектларының берсе табигатьне, экологияне саклауга да юнәлтелгән. Браконьерларның бу эше күпләрне начар уеннан кире кайтарыр, бәлки. Фото: ecologi.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bish-kapchik-poshi-ite-tabilgan-190426/

Читайте нас: