+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2020, 10:45

"Краков" казылыгы җитештерелә башлады

Дәүләт ярдәме яшьләргә хыялларын тормышка ашырырга булышлык иткән. Малаязда грант акчасына төзелгән "Салават" кулланучылар кооперативы эшли башлады.

Биредә совет чорында ук кулланылган иске рецептура буенча билгеле "Краковская" казылыгы җитештерелә. Кооператив белән яшь эшкуар Денис Йосыпов җитәкчелек итсә, технолог - Константин Галанов. Яшьләр узган елда проектлары буенча грант откан. Проект суммасы 3,3 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 300 меңе - үз акчалары. Тәүдә алар иттән ярымфабрикатлар җитештерү цехын ачкан, ә соңрак янә кирәкле җиһазлар да сатып алган. "Краковская" казылыгының беренче партиясе чыгарылган да инде, киләчәктә деликатеслар һәм тагын берничә төр казылык җитештерергә планлаштыралар. Бөтен продукция Салават районы кибетләренә җибәрелә. "Иң мөһиме - җитештерелгән продукциянең сыйфаты. Итне халыктан сатып алабыз, ә бөтен ассортиментны район кибетләрендә сатып алырга була", - ди яшь эшкуарлар. Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары яшь эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бик күп төрен үз эченә ала. Әлеге башлангыч та республикада малтабарлыкны үстерүгә бер адым булачак. Фотр: argiculture.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Krakov-kaziligi-iteshterel-bashladi-190431/

Читайте нас: