+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 апрель 2020, 16:25

Уфа үзәгендә транспорт хәрәкәтен чикләделәр

Сүз Комсомольская урамын реконструкцияләүне дәвам итү турында бара. Бу эшчәнлек Владимир Путинның май указы белән ныгытылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында үткән елда башланган иде.

Әлеге вакытта Галле шәһәре урамыннан алып Бессонов урамына кадәр яңгыр, кар сулары өчен тәгаенләнгән коллекторны төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Бу участокта автотранспорт хәрәкәте 2020 елның 1 июненә кадәр чикләнелгән.
Хәтерегезгә төшерәбез, Комсомольская урамын реконструкцияләүне уфалылар озак көтте. Аның озынлыгы – 3,84 чакрым. Эшләр тәмамланганнан соң шәһәр халкы яхшы юллары, җәяүлеләр һәм сәпидчеләр өчен тәгаенләнгән “дорожкалар”ы, ливневкалары, павильоннары булган, яктыртылган матур урам белән хозурлана алачак.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: mgazeta.com

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufa-z-gend-transport-h-r-k-ten-chikl-del-r-195436/
Читайте нас: