+9 °С
Ачык
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 апрель 2020, 16:30
Волонтерлар тулы әзерлектә
Пандемия вактында #МыВместе бер-береңә ярдәм итү акциясе ил буенча колач ала бара. Соңгы берничә ел эчендә Башкортстанда волонтерлар хәрәкәте үзенең позициясен ныгытты, республикада авыр вакытта башкаларга ярдәм кулы сузарга теләүче якташларыбыз саны артканнан-арта бара.
Шулай итеп, Башкорт медицина университеты базасында коронавирусны профилактикалау буенча волонтер-медиклар штабы оештырылган. Бу Владимир Путинның май указы белән ныгытылган “Демография” милли проектын тормышка ашыруда менә дигән яхшы чара.
Волонтерлар хәрәкәте һәм ярдәм итү юллары турында БДМУның дәвалау факультетының 5 курс студенткасы, “Волонтеры-медики” хәрәкәтенең координаторы Ләйсән Хаҗырова болай ди: “Безнең бу хәрәкәт 2016 елда оештырылды. Аның активистлары – Мәскәүнең “Склиф” студентлары. Бүгенге көндә Русиянең барлык почмакларында да диярлек хәрәкәтнең төбәк штаблары бар. Без дә читтә калмадык. Безнең штаб БДМУ базасында оешты”.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: mgazeta.com
Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Volonterlar-tuli-zerlekt-195413/
Читайте нас в