+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 апрель 2020, 11:45

Кинозаллар яңартылыр әле

Кино фонды кинозалларны модернизацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Гаризаларны 2020 елның 19 мартыннан 30 апреленә кадәр бирергә була. Конкурста катнашу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Һәм дә таҗлы вирустан котылырга...

Кино фонды кече шәһәрләрдә кинозалларны яңадан җиһазлау өчен кинокүрсәтү оешмаларыннан гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итте. Кече шәһәрләр исәбенә 500 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләр кертеп карала.
Гаризалар 2020 елның 19 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителә. 2020 елның 31 декабренә кинозалларны модернизацияләүне төгәлләргә һәм ЕАИСка мәгълүматлар тапшырып, түләүле кинокүрсәтү эшләрен башларга кирәк була.
Конкурста катнашуның мәҗбүри шартлары:
– календарь яртыеллыкта милли фильмнар күрсәтү өлешен кимендә илле процент дәрәҗәсендә үтәү;
– календарь яртыеллыкта 100 көннән дә ким булмаган даими кинокүрсәтүне тормышка ашыру.
Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 нчы елдагы конкурс нәтиҗәләре буенча Башкортстан республикасыннан 10 кинозал җиңүче булды һәм яңа җиһазлар алу, кайтарту өчен матди ярдәм алуга иреште.
Чыганак: culture.bashkortostan.ru.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Kinozallar-ya-artilir-le-197116/
Читайте нас: