+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 апрель 2020, 12:55

Юллар киң һәм тигез булачак

Башкортстан Уфадан көнчыгыш чыгу юлын төзү өчен 10 миллиард сум акча алачак.

Эш "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында бара.

Республика финанс министрының беренче урынбасары Наталья Калугина сүзләренә караганда, акчалар федераль бюджеттан киләсе елда - 2,1, 2022 елда 8 миллиард сум бүленәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Уфадан М-5 федераль трассасына чыгу юлын төзүнең гомум бәясе 33,5 миллиард сум тәшкил итә.

Шулай ук якындагы өч елда Башкортстан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә һәм юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруга ел саен 220 миллион сум акча алачак. Гомумән алганда, республиканың Юл фонды 2020 елда — 3,8, 2021 елда — 4,3, 2022 елда 13,2 миллиард сумга артачак.

Агымдагы елда фондның күләме 23 миллиард сумга җитәчәк.

Фото: bigvill.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yullar-ki--m-tigez-bulachak-197732/
Читайте нас: