+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 апрель 2020, 12:10

Чир вакытында имтиханнарга ничек әзерләнергә?

Коронавирус таралу хәвефе уку-укыту процессына да үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. 6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион укый башлый.

Ә чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга ничек әзерләнергә? Югыйсә, вакыт күп калмады. Бу уңайдан Башкортстанда имтиханнарга әзерләү буенча онлайн-курслар үткәреләчәк. Аларны төбәкнең мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Чыгарылыш укучыларын дәүләт сынауларын тапшыруга республиканың иң яхшы педагоглары әзерлиячәк. Онлайн-курслар һәр шимбә 11.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Айбулат Хаҗин.
Дәресләр ихтыяҗ зур булган берничә предмет буенча оештырыла. Аларны республиканың иң яхшы педагоглары, атап әйткәндә ел саен югары баллар җыючыларны әзерләүче укытучылар алып барачак. Остазлар материалларны дөрес чишәргә өйрәтәчәк. Шулай ук элекке еллардагы хаталар буенча да мәгълүмат бирәчәк.
“Иң мөһиме – без бу курсларга предметлар комиссияләрендә эшләгән һәм хәлне “эчтән” белүче укытучыларны җәлеп иттек”, – ди Айбулат Хаҗин.
Әйтергә кирәк, мәгариф тармагына уку-укытуның яңа алымнарын кертү, белем бирү процессын өзлексез алып бару ил җитәкчесе Владимир Путин билгеләгән “Мәгариф” милли проектының бер юнәлеше булып тора.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: resbash.ru
Фото: vk.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Chir-vakitinda-imtihannarga-nichek-zerl-nerg-199750/
Читайте нас: