+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 апрель 2020, 00:45

Кредит каникуллары

Каникуллар вакытында пенялар һәм штрафлар исәпләргә ярамый, вакытыннан алда түләүләр таләп итү тыела.

6 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр чорда Башкортстан Республикасы буенча Русия Федераль салым хезмәтенең территориаль салым органнарында салым салучыларны шәхсән кабул итү һәм хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатылды. Хәзер салым органнары белән хезмәттәшлек Русия Федераль салым хезмәте сайтының Интернет-сервислары ярдәмендә дистанцион рәвештә гамәлгә ашырыла.
Икенче яңалык – русиялеләргә кредит каникуллары тәкъдим ителде.
Бар кешегә дә түгел, ә узган айның уртача айлык кереме узган елгы уртача керемнән 30 проценттан ким кешеләргә һәм эшкуарларга бирелә. Кредит каникуллары сентябрь аена кадәр озайтыла.
Каникуллар вакытында пенялар һәм штрафлар исәпләргә ярамый, вакытыннан алда түләүләр таләп итү тыела.
Әлеге ташламаларга Русия Президенты Владимир Путинның коронавирус пандемиясе шартларында ил гражданнарына һәм икътисадына ярдәм итү чараларын тәэмин итүче канунны хуплавы нәтиҗәсендә ирешелде.
Соңгы чордагы катлаулы хәлләр уңаеннан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Чөнки бу тармакта миллионлаган кеше эшли. Эшкуарларга март аеннан башлап иминият взносларын түләү буенча кичектерү, шулай ук, дәүләт яки муниципаль милекне арендага алучылар өчен аренда түләүләрен вакытлыча кичектерү кертелгән иде.
Фото: ufologov.net
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Kredit-kanikullari-201622/
Читайте нас: