+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 апрель 2020, 00:30

Модельле китапханәләр онлайн-режимга күчте

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча модернизация узган модельле китапханәләр укучыларның иҗади эшчәнлеген дәвам итү өчен онлайн-режимга күчте.

Мондый чаралар коронавирусның таралу ихтималлыгын булдырмау өчен күрелде, дип хәбәр ителә Русия Мәдәният министрлыгы сайтында.

Карантин чорында модельле китапханәләр язучылар белән туры эфирлар, виртуаль күргәзмәләр уздырачак, укучылар фатирдан чыкмыйча белем ала алсын өчен китаплар сайларга тәкъдим итәчәк.

Гражданнар викториналарда катнаша, яраткан әсәрләреннән өзекләр дә укый алачак.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Modelle-kitaphan-l-r-onlayn-regimga-k-chte-201917/

Читайте нас: