+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 апрель 2020, 11:50

Башкортстан галимнәре коронавирусны җиңәрме?

Башкорт дәүләт медицина һәм Уфа дәүләт авиация-техник университетлары галимнәре, бергәләшеп, коронавирус инфекциясенең математик үсеш моделен эшләүгә кереште. Бу вирусның таралуына киртә куеп, аны тамырыннан корыту өчен кирәк. Тулырак – сайтта!

Башкортстанның ике югары йорты галимнәре, бергәләшеп, коронавирус инфекциясенең математик үсеш моделен эшләүгә кереште. Медицина һәм авиация университеты җитәкчеләре шушы юнәлештә уртак проект офисы төзү турындагы килешүгә кул куйды.
Реаль мәгълүматларга нигезләнеп ясалган модель инфекциянең таралу сценарийларын фаразларга мөмкинлек бирәчәк. Аларга таянып, хакимият һәм сәламәтлек саклау системасы оператив һәм нәтиҗәле эшли алачак.
"Әле Русиядә күрелә торган чаралар эпидемия пигын мөмкин кадәр сузарга һәм авыруларның стационарларга массакүләм керүенә юл куймаска мөмкинлек бирә. Коронавирус эпидемиясе үсешенең башы бездә кытай яки итальян сценарийларыннан нык аерылып тора: русиялеләрнең күпчелеге авыруны чит илдә йоктырган, һәм алар 40-50 яшь чамасындагы урта яшьтәге кешеләр", – дип билгеләде Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов.
Әлеге эш 2024 елга кадәр исәпләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Аны тормышка ашыруга республикада 4,005 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителәчәк.

“Фән” гомумдәүләт проекты республикада 3 тармакта эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”.

Әлеге өч проектның уртак максаты бер – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. Моңа ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.
Фото: http://www.bashinform.ru/
Автор: Илдус Фазлетдинов
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstan-galimn-re-koronavirusni-i-rme-202705/
Читайте нас: