+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 апрель 2020, 12:40

Фельдшерлар, ФАПлар кирәк

Мәчетле районында берьюлы ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аларда эшләргә яшь белгечләр дә бар. Ирина һәм Марат Сәлмаевлар гаиләсе Оренбургтан «Авыл фельдшеры» программасы буенча ике ел элек килгән.

Мәчетле районында берьюлы ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Берсе – Кече Ыктамакта (Малоустьикина) булса, икенчесе – Түбән Бобино авылында.
Яңа ФАПларны гамәлгә кертү Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылучы "Сәламәтлек саклау" милли проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бу фельдшер-акушерлык пунктлары типовой проект буенча төзелгән. Һәр ФАПта фельдшерлык һәм процедура кабинетлары, акушерлык-күзәтү һәм санитар-көнкүреш бүлмәләре бар. Салкын һәм кайнар су, канализация, электр, вентиляция системасы үткәрелгән.
Ирина һәм Марат Сәлмаевлар гаиләсе Оренбургтан Түбән Бобино авылына «Авыл фельдшеры» программасы буенча ике ел элек килгән. Ел дәвамында хастаханә аларга фатирга аренда хакын түләгән, ә хәзер инде алар программа кысаларында алынган миллион сумга үз йортларын төзеп бетереп киләләр.
Фельдшер Марат Сәлмаев яңа ФАПларда медицина ярдәме күрсәтү шартларының уңайлылыгын югары бәяли. Әлбәттә, җирле халык та канәгать.
2020 елда Башкириядә 72 авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пунктын алыштыру планлаштырылган.
Фотода: яңа ФАП, фельдшер Марат Сәлмаев.
Чыганак: Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте; bashinform.ru.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Feldsherlar-FAPlar-kir-k-202043/
Читайте нас: