+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 апрель 2020, 13:05

Мәктәп вакытында төзелсен!

Башкортстанда Капиталь төзелеш идарәсе Шаранда мәктәп төзүче подрядчы белән килешүне өзде. Мәктәпкә башлангыч сыйныфлар өчен 250 урынлык һәм ашханәле янкорма Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган.

Килешү төзелеш буенча бурычларның үтәлмәве өчен өзелгән.
Үткән елның октябрендә подрядчы аукцинда җиңә һәм, килешүгә ярашлы, 2020 елның августында әзер объектны тапшырырга тиеш була. Ләкин, кызганычка каршы, төзүчеләр билгесез сәбәпләр белән төзү эшләренә тотынмаган.
Подрядчыга претензия юнәлтелгән, ләкин ул моңа җавап бирмәгән.
Эшләрне башкару чикләре 30 көннән артыкка бозылгач, контрактны өзү турында карар кабул ителгән.
Фото: sharan.bashkortostan.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/M-kt-p-vakitinda-t-zelsen-202785/

Читайте нас: