+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 апрель 2020, 11:05

Корсак коронавируска карамый

Коронавирус пандемиясе шартларында икътисади тотрыклылык саклау игътибар үзәгендә кала.

Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 1 апрелендеге РГ-119 санлы боерыгы белән тышкы факторларны, шул исәптән коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвеште, республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренчел чаралар планы һәм коронавирус йогышы таралу шартларында аеруча зыян күргән икътисад тармаклары исемлеге расланды.
Исегезгә төшерәбез, “кайнар линия” телефоннары: Эшкуарлык буенча Ситуацион үзәк (көн саен 9.00 дән 21.00 гә кадәр) 8-800-25-02-124, “минем бизнес” үзәге (көн саен 9.00 дән 21.00 гә кадәр) +7 (347) 224-99-99.
Русия Банкы сайтында сорау-җаваплар форматында коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган.
Анда “Нинди кече һәм урта бизнес компанияләре кредит һәм кредитлар буенча ташламалы чорга хокуклы?” һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин.
“Нинди кече һәм урта бизнес компанияләре кредит һәм кредитлар буенча ташламалы чорга хокуклы?” дигән сорауга килгәндә, яңа законнардагы үзгәрешләр нигезендә, кече һәм урта бизнес вәкиленең эшчәнлеге пандемия нәтиҗәсендә зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә керсә, ул үзенең кредиторына (банк, МФО яки КПК) 6 айга кадәр (ташламалы чор) кредит килешүе буенча түләүләрне кичектереп тору турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала.
Эшкуар үзенең каникул алганын каян белә?
Кредитор кече һәм урта эшкуарлык субъектының 5 календарь көннән дә артмаган гаризасын карарга һәм заемчыга кредит килешүе (займ килешүе) шартларын үзгәртү турында хәбәр итәргә, аңа тиешле белдерү кәгазе җибәрергә тиеш.
Әлеге һәм эшкуарлыкка кагылышлы тулы мәгълүматларны республиканың эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетының интернет сәхифәсеннән алырга була. Әлеге “ташламалар” Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турындагы карарын тормышка ашыру юнәлешендә эшләнә.

Фото: biznestur.bashkortostan.ru/
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Korsak-koronaviruska-karamiy-205369/
Читайте нас: