+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 апрель 2020, 11:00

Мәктәпләр Интернетлы булачак!

2021 елга кадәр Башкортстанның барлык мәктәпләре дә сыйфатлы Интернетка тоташтырылачак.

Билгеле булуынча, республикада, Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында, җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә. 2021 елга кадәр Башкортстанның барлык мәктәпләре дә сыйфатлы һәм киң полосалы Интернетка тоташтырылачак.

Бу хакта Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте. Хәзерге вакытта республикадагы 1318 мәктәпнең 93енә Интернет үткәрелмәгән. Хәл күп кенә мәктәпләрнең үтеп керә алмаслык төпкел урыннарда булуы белән катлаулана. Шуңа карамастан, бу проблемалар якын киләчәктә хәл ителәчәк.

— Бу, чыннан да, яхшы сыйфатлы Интернет булачак, ягъни шәһәр мәктәпләрендә —100, авыл мәктәпләрендә секундына 50 мегабитлы, — дип билгеләп үтте Геннадий Разумикин. — Мәктәпләрне тоташтыру эшен без былтыр башладык, әлеге вакытта дәвам итәбез һәм киләсе елда тәмамлаячакбыз.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел бөтен Башкортстан буенча социаль әһәмияткә ия 888 объектны Интернетка тоташтыру планлаштырыла.

Фото: m.ok.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/M-kt-pl-r-Internetli-bulachak-208763/

Читайте нас: