+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 апрель 2020, 15:50

Авылда акча эшләргә мөмкин

Хәйбулла районы Подольск авылында яшәүче фермер Виктор Власенко бүген авылда яшәргә һәм яхшы акча эшләргә була дип исәпли. Власенко сүзләренә караганда, моның өчен, иң беренче чиратта, җитди карар һәм төгәл максатлар, аннан соң инде дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәм ташламалар кирәк.

БР авыл хуҗалыгы министрлыгында белдерүләренчә, былтыр Виктор Власенко эре мөгезле мал тоту өчен ферма төзү конкурсында катнашып, үз проектын уңышлы яклап чыккан. Нәтиҗәдә «Гаилә малчылык фермалары үсеше» программасы буенча 6 млн сум күләмендә грант откан. Әлеге грант аңа эшен тагын да җәелдереп җибәрергә мөмкинлек биргән.
Министрлык мәгълүматларына караганда, барлыгы 2012-2019 елларда «башлаучы фермер», «гааилә малчылык фермалары» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативының матди-техник базасы үсеше» грант программаларында 856 фермер хуҗалык һәм 19 авыл хуҗалыгы кооперативы катнашкан. Дәүләт ярдәменең күләме - 2 млрд сумнан артык.
Әлеге барлык программалар Башкортстанда Владимир Путинның май указына ярашлы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшуарлар инициативысына булышлык итү» милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: haib-vestnik.rbsmi.ru

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avilda-akcha-eshl-rg-m-mkin-211881/
Читайте нас: