+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 апрель 2020, 16:00

Киләчәк хакына табигать сагында

Владимир Путинның май указын тормышка ашыручы «Экология» милли проектының «Башкортстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләрне булдыру юлы белән биологик төрлелекне саклау» төбәк проекты кысаларында безнең төбәктә 18 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдыру күздә тотыла.

Әлеге вакытта проект кысаларында республика әһәмиятендәге 16 аеруча саклана торган табигый территория булдырылган. «Җилем» табигать паркы һәм 15 табигать һәйкәле бар. Бүген табигать паркында инфраструктура объектларын төзү буенча эш бара.
-2024 елга кадәр без тагын ким дигәндә дүрт яңа аеруча саклана торган табигый территория булдыру планлаштырыла. Бу юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре Иглин һәм Салават районнарында алып барыла, - дип хәбәр итә төбәкнең Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: Yandex.kz

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kil-ch-k-hakina-tabigat-saginda-211841/
Читайте нас: