+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 апрель 2020, 15:40

«Медик-волонтерлар» ярдәмгә ашыга

Башкорт дәүләт медицина университеты нигезендә төзелгән волонтер-медиклар штабы тагын бер юнәлештә – коронавирус инфекциясе таралуны чикләү эшләрен башлап җибәрде.

«Медик-волонтерлар» гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда Мәскәү студентлары тарафыннан оештырылды. Әкренләп бу хәрәктнең штаблары бөтен ил буйлап, шул исәптән безнең республикада да, барлыкка килде. Март аенда Башкорт дәүләт медицина университеты нигезендә төзелгән волонтер-медиклар штабы тагын бер юнәлеш – коронавирус инфекциясе таралуны чикләү эшләрен башлап җибәрде. Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыручы “Демография” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә ул.
Университет волонтерлары халыкка ярдәм итү өчен төбәк "кайнар линия"се булдырачак, үзизоляциядә булганнарны дарулар, төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә булышачак.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: Pobeda.rbsmi.ru

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Medik-volonterlar-yard-mg-ashiga-211867/
Читайте нас: