+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 апрель 2020, 22:05

Хакы 1,8 миллиардка төшәчәк

Вакытлы клиник-диагностикалау инфекцион үзәген төзү һәм җиһазлау максатына Башкортстан 1,8 миллиард сум акча бүләчәк.

Башкала янындагы Зубово авылы янында урнашачак бу үзәк республикада коронавирус чирле кешеләр санының артып китү куркынычын һәм махсус медицина объектларына кытлык булырга мөмкин булуны исәпкә алып төзелә.
Төзелешкә 25 мартта нигез салынды, үзәкне рәсми рәвештә ачу 25 июньгә планлаштырыла. Үзәкне төзү – 971 миллион сумга, аны җиһазлау 826 миллионга төшәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада дәваханәләр төзү һәм аларны заманча җиһазландыруга зур игътибар бүленә, әле төзелә башлаган үзәк – моңа ачык мисал.
Чыганак: БИ.
Фото: Би.

Автор : Гөлара Арсланова

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Haki-1-8-milliardka-t-sh-ch-k-213986/

Читайте нас: