+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 апрель 2020, 17:00

Башкортстан – лидер-төбәкләрнең “топ-10”лыгында

Башкортстан Республикасы 2019 елда Владимир Путинның май указы белән расланган “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын тормышка ашыру буенча төбәкләр рейтингында сигезенче урынны биләгән.

Шулай итеп, республикабыз бу җәһәттән лидер-төбәкләрнең “топ-10”лыгына кергән.
Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, бу рейтингта Мәскәү өлкәсе, мөмкин булган 132 баллдан 87не җыеп, лидер булып тора. Икенче урында – Калуга өлкәсе – 86 балл. Өченчедә Тула өлкәсе – 84 балл. Барлыгы рейтингта 84 төбәк катнашкан.
Ведомство экспертлары рейтингны 35 критерий буенча төзегән. Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында сөйләүләренчә, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын тормышка ашыруны бәяләү 35 критерий буенча үткәрелгән. 2018 елда – 28, 2017 елда – 17.
Башкортстанның лидерлар исәбендә булуы гаҗәп түгел. Үткән елда республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча 140тан күбрәк парк һәм 500ләп ишек аллары төзекләндерелде. Бу конкурста катнашу өчен республика шәһәрләре һәм авылларыннан 11 заявка биргән булганнар.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: mgazeta.com

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bashkortstan--lider-t-b-kl-rne--top-10-liginda-214866/
Читайте нас: