+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 апрель 2020, 16:50

Космонавтлар исемен йөрткән урамнар төзекләндереләчәк

Русия төбәкләрендә космонавтлар яки илебез космонавтикасы үсешенә зур өлеш керткән галимнәр хөрмәтенә аталган 100дән артык урам, проспектлар һәм бульварлар ремонтлаячак.

Шундый 100дән артык объект “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектына кертелгән, аларның бер өлеше инде норматив хәлгә китерелгән, диелә “Росавтодор” хәбәрендә.

“Русия төбәкләрендә барлыгы ике ел эчендә 106 шундый объект норматив хәлгә китереләчәк: аларның 97се ремонтланачак, тагын 5се капиталь төзекләндереләчәк һәм 4 объект реконструкцияләнәчәк. Объектларның гомум озынлыгы 121,2 километр тәшкил итәчәк”, - диелә юл агентлык хәбәрендә.

“Росавтодор” хәбәр итүенчә, урамнарның һәм проспектларның шактый өлеше (37) космоста беренче кеше, совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин хөрмәтенә аталган. Ремонт программасына шулай ук космонавтикага нигез салучы, космоска очулар өчен ракеталар куллануны нигезләгән Константин Эдуардович Циолковский исемен йөртүче 6 урам кертелгән. Кешене космоска очыруны оештыруда төп фигура, практик космонавтикага нигез салучы Сергей Павлович Королев хөрмәтенә аталган 5 урам да төзекләндереләчәк.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.
Автор: Фануз Хабибуллин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kosmonavtlar-isemen-y-rtk-n-uramnar-t-zekl-nderel-ch-k-215939/
Читайте нас: