+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 апрель 2020, 11:05

Мәдәният “санлаша”

2024 елга виртуаль концерт залларының саны алтыга җитәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы 12 гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Алар арасында “Цифровая культура” , ягъни “Санлы мәдәният” төбәк проекты да бар.
Агымдагы елда “Санлы мәдәният” проекты кысасында Башкортстанда ике виртуаль концерт залы булдырылачак. Узган елны икәү ачылган иле, ә инде 2024 елга виртуаль концерт залларының саны алтыга җитәчәк.
Узган елны санлы гидлар белән ике виртуаль күргәзмә залы булдырылган иде. Атап әйткәндә, Хәрби дан музее һәм Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее санлы форматта эшли башлады. Моның өчен экспонатлар санлы форматка күчерелде,
аларны компьютер һәм телефон аша аудиогидлар ярдәмендә карап була. Бу форматта музейларны инглиз телендә дә карап була, ягъни безнең музейдагы экспонатлар белән дөньяның теләсә кайсы читендә танышып була.
Быел мондый заманча санлы тагын ике күргәзмә залы булдырылачак.
“Санлы мәдәният” төбәк проектын тормышка ашыруга узган елны җиде миллион сум акча бүленгән иде, быел бу максатка тугыз миллион сарыф ителәчәк. Ә барлыгы 2019-2024 елларга бу максатка 50 миллион сум акча үзләштерү каралган.
Фото: viboronline.ru
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/M-d-niyat-sanlasha-215381/
Читайте нас: