+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 апрель 2020, 16:45

Төбәк операторлары субсидия алачак

Русиядә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, ил Хөкүмәте калдыкларны чыгару белән шөгыльләнүче төбәк операторлары өчен кризиска каршы чара кабул итәргә карар кылды.

Алар, коммуналь калдыклар күләме арту сәбәпле, якындагы өч айда (апрель-июнь) үзләренең керемнәренең 20 процентын алалачак, дип расладылар ТАССка Русия вице-премьеры Виктория Абрамченконың матбугат хезмәтендә.

Күпфатирлы һәм шәхси йортларда чүп-чар барлыкка килү күләме, хәбәр ителгәнчә, үзизоляцияләү режимы кертелгәннән соң, 20 процентка арткан. “Яшел китап” телеграм-каналы элегрәк хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт төбәк операторлары өчен пандемия белән бәйле йөкләнеш арту нәтиҗәсендә якындагы өч айда керемнең 20 процентында субсидияне хуплаган.

Виктория Абрамченконың матбугат хезмәтендә күрсәтелгән ярдәм чарасы “Экология” гомумдәүләт проектының 2020 елга “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” федераль проектында каралган акча исәбеннән гамәлгә ашырылачагы турында мәгълүматны расладылар.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/T-b-k-operatorlari-subsidiya-alachak-216070/

Читайте нас: