+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 апрель 2020, 17:10

Архитекторга штраф чәпәгәннәр

Башкортстанда Белорет районара прокуратурасы “Демография” милли проектын гамәлгә ашыруда законнарның башкарылуын тикшергән.

Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Башкортстанда капиталь төзелеш идарәсе” һәм подряд оешмасы Абзак һәм Инзәр авылларында 140 урынлык балалар бакчалары салу турында дәүләт контрактлары төзи.
Узган елның декабрендә хакимият, эшләр тулы күләмдә башкарылып бетмәүгә карамастан, объектларны сафка кертүгә рөхсәт бирә. Әмма тикшерү барышында биналарны эчке яктан матурлау эшләре тәмамланмаган булуы ачыклана. Шулай ук медицина корылмалары, офис һәм аш-су бүлмәсе өчен мебель урнаштырылмаган, су һәм энергия белән тәэмин итү эшләре башкарылмаган булып чыга.
“Районара прокуратура инициативасы белән районның баш архитекторы административ җаваплылыкка тарттырылды”, – дип аңлатма бирәләр Башкортстан прокуратурасыннан.
Хакимият башлыгына исә ачыкланган тәртип бозуларны бетерергә кушыла. Бүгенге көнгә прокуратураның таләпләре башкарылган. Хәзер бу объектлар төзелеш нормаларына җавап бирә һәм тулы режимда эшлиләр.
Билгеле булуынча, милли проектлар ил җитәкчесе Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: mos.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Arhitektorga-shtraf-ch-p-g-nn-r-217582/
Читайте нас: