+10 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Милли проектлар
14 Апреля 2020, 11:50

Экологлар диктант язачак!

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы экология диктанты быел онлайн-форматта иртәгә үтәчәк.

Чараның оештыручылары һәм партнерлары: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфаның Балалар экология-биология үзәге, “Яшел планета” хәйрия фонды һәм “Табигать” журналы.

Диктантны 1-11нче сыйныф укучылары яза. Чара балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын табигать байлыкларын саклауга юнәлтелгән. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы экологлар билгеләнә.

Экодиктант 30 биремнән һәм өч өлештән тора. Биремнәр http://ufa-debs.ru сайтында урнаштырылачак. Эшләнгән биремнәрне dictation2020@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Хатта исем-фамилияне, мәктәпне күрсәтү мотлак.

Фото: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ekologlar-diktant-yazachak-218293/

Читайте нас