+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 апрель 2020, 10:40

Кем ул ирекмән (волонтер)?

Бүгенге көндә БДМУ нигезендә оешкан ирекмән-медиклар штабы коронавирус инфекциясен кисәтү буенча эш алып бара.

Ләйсән Хызырова ирекмәннәр һәм ирекмәнлек хакында ни уйлый?
Ләйсән Хызырова – "Ирекмән-медиклар" гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе. Һәм булачак медикларны – мәктәп отрядлары, шулай ук БДМУның медицина колледжлары һәм студентларны – җәмгыятькә файдалы эшләргә дәртләндерүче, төрле профилактик чаралар оештыручы һәм үз командасын булдыручы.
Бүгенге көндә БДМУ нигезендә оешкан ирекмән-медиклар штабы коронавирус инфекциясен кисәтү буенча эш алып бара. Штабның эшчәнлеге шулай ук В.Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Ирекмәнлек (волонтерлык) хакында Ләйсән Салих кызы менә болай ди: "Мин "Ирекмән-медиклар" гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортстандагы бүлекчәсе координаторы булам. Безнең оешма сәламәтлекне саклау өлкәсендә эшли. Әйе, вакытны дөрес бүлү бик авыр, әмма максималь рәвештә нәтиҗәле булырга тырышам. Беренче урында – уку, аннан башка берничек тә булмый, без бит – студент медиклар.
Минем ирекмәнлек эшчәнлегем 2015 елда университетка керү белән башланды. Ел дәвамында БДМУ Ирекмәнлек үзәгенең активисты булды. Төрле конференцияләрдә, спорт ярышларында, хәйрия һәм профилактик акцияләрдә катнаштым. Безнең вузда гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге барлыкка килгәч, үземне бу юнәлештә сынап карарга булдым.
Хәрәкәтнең координаторы ролендә без мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бик күп лекцияләр уздырдык. Минем өчен иң истә калганнарның берсе – «Стопвичспид», «Тоз + йод: IQ саклар», «Балалар өлкәннәр сагында», «Диабет – шикәр түгел» булды. Шулай ук без ел саен нефролига белән берлектә "Мин үз бөерләремне яратам" дигән зур акция уздырабыз.
Идеаль табиб, минем фикеремчә, – үзендә шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, профессиональлек һәм эчкерсезлек кебек сыйфатларны берләштерә торган кеше. Нинди дә булса эшчәнлектә уңышка ирешү өчен – бик күп өйрәнергә һәм тәҗрибә туплау турында онытмаска кирәк. Шул очракта гына уңышка ирешү мөмкин.
Мине безнең ирекмәннәр мотивлаштыра! Алар – чын мәгънәсендә җәмгыять файдасына бушлай ярдәм итәргә әзер булган егетләр-кызлар.
Кадерле беренче курс студентлары, иҗтимагый, мәдәни, фәнни һәм спорт эшчәнлегенең төрле төрләрендә үзегезне сынап карарга курыкмагыз! Студент елларыгызны уку белән генә бәйле булмаган истәлекләр белән тулыландырып карагыз! "Активист булу – дөрес!" дип аталган форумнарның берсендә әйтелгәнчә, актив булыгыз һәм студент елларыгыздан тик уңай хис-кичерешләр генә алыгыз!"
Фотода: Ләйсән ХЫЗЫРОВА.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Kem-ul-irekm-n-volonter-217248/
Читайте нас: