+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 апрель 2020, 11:05

Авылга эшчеләр җитешми

Коронавирус коронавирус белән, әмма кичектергесез эшләр дә бар бит әле. Менә, шөкер, язгы чәчү мәле дә килеп җитте. Киләчәк уңышка үз вакытында нигез кирәк. Тик, кызганычка каршы, дистәләрчә кадрларга кытлык кичергән авыл хуҗалыклары бар республикада.

—Бүгенге көндә республика агросәнәгать комплексында 1,5 меңнән артык вакансия бар, — дип белдерде БР премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәт утырышында.
Министр белдерүенчә, бүген республикада 477 — механизатор, 215 —водитель, 101 үсемлекчелек тармагы эшчесе, 184 —терлекче, 214 — машина белән саву операторы, 186 комбайнчы җитешми. Бер үк вакытта республика предприятиеләре мәшгульлек үзәкләренә 688 белдерү биргән.
—Язгы кыр эшләре — иң мөһим вакыт,—диде Илшат Фазрахманов.—Шуңа күрә район хакимиятләре һәм предприятиеләр җитәкчеләренә кадрларга ихтыяҗ буенча мәгълүматка игътибар итүләрен, Мәшгульлек үзәкләренә һәм мәгълүмат ресурсларына белешмәләр бирү мәсьәләсен җентекле әзерләүләрен сорыйм.
Министр шулай ук бүгенге шартларда АПК предприятиеләренә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен эшсезләрне һәм билгеле сәбәпләр аркасында өйдә калырга мәҗбүр булган вахта ысулы белән эшләүчеләрне сезонлы кыр эшләренә җәлеп итү мөһимлеген җиткерде.
Аграр университет студентларын сезонлы кыр эшләренә җәлеп итү мәсьәләсе дә карала. Быел югары курста белем алучы 800 студентны “Колос” студотрядларына җәлеп итү планлаштырыла.
Республикада бу мөһим эш РФ президентының “Хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектының “Мәшгульлеккә булышу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү” программасы буенча БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, һәм шулай ук, Мәшгульлек үзәге берлегендә тормышка ашыра.

Автор : Кадикова Резида
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avilga-eshchel-r-iteshmi-218787/
Читайте нас: