+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 апрель 2020, 11:00

Барысы да сәламәтлек өчен

Әлшәй районында бассейнлы яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамланып килә.

Хакы 150 миллион сумга төшкән әлеге төзелеш 2018 елның көзендә башланган. Комплексның зурлыгы —3 мең квадрат метр. Аны быел икенче квартал ахырында тапшыру күзаллана.
ФОКта озынлыгы 25 метр тәшкил иткән дүрт юллы бассейн, спорт залы, тренерлар, чишенү бүлмәләреннән тыш, ярдәмче бүлмәләр дә бар. Яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар да шөгыльләнә алачак. Аларга уңайлылык тудыру җәһәтеннән бассейн өчен гидравлик күтәрткеч, пандуслар урнаштырыла.
Бу — Раевкада икенче зур спорт объекты. Ә мма бусы гына бассейнлы. Беренче ФОК биредә 2005 елда төзелгән иде. Хәзер анда урындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре шөгыльләнә. Шунысын да билгелик: Русия президенты Владимир Путинның “Демография” милли проекты буенча Башкортстанда “Спорт — тормыш нормасы” программасын тормышка ашыру исәбенә республикада бер-бер артлы менә шундый объектлар калка.

Автор : Кадикова Резида
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Barisi-da-s-lam-tlek-chen-218750/
Читайте нас: